Лениногорск «Ак калфак» оешмасының уңган ханымнары үзенчәлекле өмәгә җыелды
Өмәнең исеме дә бераз башкача.
Сезнең “Тавык өмәсе”ндә катнашканыгыз бармы? Ә менә Лениногорск “Ак калфак” оешмасының уңган ханымнары күптән түгел шундый өмәгә җыелды.
Өмәнең исеме бераз башкача булгач, Лениногорск “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Тәслимә Рафикова сөйләшүебезнең башында ук аңлатма биреп китте.
“Бәлки кайберәүләр тавык өмәсе булмый, дияр. Ә мин "Каз өмәсе" булгач, нигә "Тавык өмәсе" булмасын дияр идем. Чөнки халкым гомер итү барышнда өмәләрнең ниндиләрен генә уздырмаган. Бергәләп җыелып, күрше-тирә, туган-тумача күңелле итеп "Каз өмәсе", мунча бурау, сипләү, күтәрү эшлэрен бергәләп, өмә оештырып уздырганнар, алай гына да түгел, боларның күбесен без күреп үстек”, - дип сөйли Тәслимә Гадиевна.
Ул ире Сирин Гомәрович белән җәй ае дәвамында эштән бушамыйлар. Зәй-Каратай авылындагы йорт-җирләрендә бакча да тоталар, тавыклар да асрыйлар. Чебиләрне кечкенә вакытыннан ук алып үстерәләр икән. Җәй буе аларны карап, витаминлы азыклар ашатып, тәрбияләп үстергән чебиләр тавык булганнар һәм аларны эшкәртер вакыт та җиткән.
- Кичтән тавык шулпасы өчен токмач әзерләдек. Хәләлем (ире Сирин абыйны шулай дип атый) токмачны оста итеп кисә. Иртүк бәлешне пешерергә куйдык. Өмәгә “Ак калфак” кызларын чакырдым. Алар да иртүк килеп җитте, - ди Тәслимә Рафикова.
- “Ак калфак”лы кызлар: Фәридә Зөфәровна, Лилия Малиховна, Зөмәрә Ләбибовна, Алсу Булатовна җиң сызганып эшкә керешкәннәр. Әлбәттә, Лилия ханымның тормыш иптәше һәм йорт хуҗасы Сирин абый ярдәменнән башка эш узмаган.
Тавыкларны чистарту эшен уңган ханымнар өйрәтү дәресе итеп уздырганнар. Ә өйрәнергә шушы авылдан, Гыйльметдиновлар гаиләсеннән мәктәптә укучы кызларны чакырганнар. Тәслимә Гадиевна әйтүенчә, кызларның әниләре – Лилия ханым бик уңган (күптән түгел газетыбызда аларның гаиләсе турында яздык). “Эшләү барышында Лилия ханым кызларына “кызым, менә бу җирне болай итәргә”, “моны болай эшләргә” дип торды, кызларын эшкә өйрәтеп үстергәне әллә кайдан күренеп тора”.
Кызлар бик тырышып, тавык йолкышканнар. Ә эчен алу тагын да кызыклы булды аларга.
- Җырлый-җырлый эшләдек, Сирин гармун телләрен тартып, татар халкының күп көйләрен искә төшерде. Күмәк рәвештә дә җырлар башкардык. Тавыкларны парлауны да, йолкуларны да сөйләп, аңлатып алдык, - ди Тәслимә ханым.
Аннан соң бергәләшеп чишмәгә юнәлгәннәр, тавыкларны чайкар өчен. Эш беткәч, чәй өстәле артына утырышканнар. Токмачлы тавык шулпасы – иң тәмле ризык. Аны һәммәсе дә ошаткан. Җәй дәвамында бакчада үскән җиләк-җимешләрдән ясалган сокларны, кайнатмаларны да авыз иттергән Тәслимә ханым. “Быел уңыш мул булды, аллага шөкер. Күчтәнәчләр белән килгән дусларыбызга үзебез дә кайнатма, бакчада үскән алмаларны бүләк иттек иптәшем белән”, - ди ул.
Розалия Мостафина
Язманың тулы вариантын «Заман сулышы» газетында 18 сентябрь санында укый аласыз.
фотолар: Т. Рафиковадан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев