Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск «ALMET talk» конференциясендә катнашучы шәһәрләр рәтенә керде

«Татнефть» мәгариф экосистемасының күчмә форумы республиканың көньяк-көнчыгышындагы җиде шәһәрдә үтте, бу юлы ул бишенче мәртәбә узды һәм 1500 дән артык педагогны бергә җыйды.

Бу юлы Лениногорскида конференцияне 2 нче мәктәп кабул итте. Тәрбияви һәм өйрәтү процессында креатив индустрия элементларын куллану – дискуссиянең төп темасы иде.

Яңа уку елы алдыннан балалар белән эшләүдәге яңалыклар турында сөйләргә 10 спикер килгән иде. Алар арасында педагогика һәм филология фәннәре кандидатлары, ясалма интеллект, SMM, кино һәм режиссура, fashion индустриясе, психология һәм башка өлкәләрдәге экспертлар бар.

"Театр һәм актерлык осталыгы педагогларга чын оратор булырга ярдәм итә. Әгәр дә без укытучыларга игътибар белән карасак, аларны сәхнәдә итеп күз алдына китерәбез, укучылар – аларның тамашачылары, ә дәресләр – спектакль. Болар барысы да көн саен 5-6 сәгать бара. Бу  процесс кызыклы да булырга тиеш, балаларны җәлеп итәрлек", - дип уртаклашты спикер Дмитрий Марфин.

Конференцияне 45 минутлык мастер-класслар сериясе ачып җибәрде. «Дәрес драматургиясе» төшенчәсе белән таныштылар, нейрочелтәрләргә дөрес итеп команда бирергә өйрәнделәр, «әтиләр һәм балалар» проблемасын тикшерделәр, авырлыкларны җиңеп чыгу һәм сөйләм күнегүләрен башкардылар.

“Социаль челтәрләрне алып барырга мине укучыларым этәрде. Бергәләп без мәктәп тормышы турында видео төшерәбез. Тагын укытучыларга кагылышлы серләр турында да сөйлим. Бүген конференциядә мин контент булдыру өлкәсендә, аерым әйткәндә, татар телендә роликларны үстерү планында белемемне тирәнәйттем, креатив идеяләр багажын тулыландырдым”, - ди 11 нче гимназия укытучысы Зөлфия Гәрәева.

«Мин булган секциядә ясалма интеллект турында сүз барды. Нейрочелтәрләр ярдәмендә дәрестә үк рәсемнәрне үзгәртергә һәм презентацияләр ясарга, текстлар язарга, биремнәр уйлап табарга мөмкин”, - ди 1 нче мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гүзәл Ражева.

 

Анастасия Петрова.
Сергей Трусов фотосы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев