Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск Балалар йортында биолаборатория барлыкка килде

Лениногорск Балалар йортында үсемлекләрне клонлаштыра башладылар. Бу – нефть төбәкләрендә “Татнефть” компаниясе тарафыннан оештырылган тугызынчы биолаборатория.

Биолабораториядә балалар үсемлекләрне микроклонлаштыру ысулы белән үрчетә ала, үсемлекләрне тәрбияли, биология буенча тәҗрибәләр үткәрә. Бирегә балалар 14 яшьтән генә кертелә. Ләкин ачылу көнендә, яшь чикләүләренә карамыйча, мавыктыргыч мастер-класс күрсәтелде. Белгечләр үсемлекләрне ничек клонлаштыруларын сөйләделәр. Мастер-класс вакытында процессның барлык нечкәлекләрен белделәр: чыбыкчаларны утырту өчен тирәлек әзерләделәр, утырттылар. Әле аннары үсемлекләрне мини-теплицага да утыртып карадылар.

Җир җиләге, кара бөрлегән, роза, гортензия, сирин – 20дән артык  төр үсемлек үстерәләр “Татнефть” биолабораторияләрендә. Шулай да төп игътибар усак агачына бирелә. Әлеге агач тиз үсә, черүгә бирешми, углекислый газны ике тапкырдан артыграк “йота” һәм 250 еллап яши.

Яңа, якты биолабораториядә экспериментлар үткәрер өчен барлык кирәкле җиһазлар, кораллар бар. Балалар микроскоп артында утыра, күзәтә, бнкаларга үсемлекләрне күчереп утырта һәм пленка белән каплыйлар.

15 яшьлек Юля рәсем ясау белән шөгыльләнә, хәзер исә биолабораториягә йөри. Аңа мондагы кебек, шундый эш ошый икән. “Минемчә, бу эш киләчәк һөнәрем белән бәйле булачак”, - ди ул.

Бинада тиешле температура режимы саклана, дымлылык, яктылык та тиешенчә. Тәҗрибәләрнең нәтиҗәләрен компьютер программасына кертәләр.

Проект табигатькә сакчыл караш тәрбияләп кенә калмыйча, акча эшләргә мөмкинлек бирә. Балалар үстергән үсемлекләрне “Татнефть” сатып ала һәм яшелләндерү буенча үткәреләр торган эшләрдә куллана. Үсемлекләр авыруларга бирешми.

“Балалардан сатып алынган үсентеләрне үстерү өчен теплицаларга алып китәбез, ә аннан соң алар ачык туфракка утыртыла. Әйтик, узган ел Азнакай районында 100 меңнән артык агач утыртылган. Шул ук күләмдә якын киләчәктә Лениногорскида да утыртылачак”, - ди "Татнефть"нең мәктәп биолабораторияләре» проекты җитәкчесе Ринат Якупов.
 


Сергей Трусов фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев