Лениногорск Боз сараенда Кубок өчен уеннар узды
Икенче ел рәттән Лениногорск балалар йорты ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар арасында хоккей буенча «Шугалак» республика турниры инициаторы булып тора.
Бөтен төбәктән иң көчле командалар Боз сараена җыела. Ярышлар ТР Мәгариф министрлыгы һәм «Татнефть»ярдәме белән уза.
- ТР Дәүләт Советы депутаты, «Татнефть» генераль директоры урынбасары Ринат Илдусович Шәфигуллинның катнашуы әлеге турнирның башлануына гына түгел, ә традиционга әйләнүенә дә мөмкинлек бирде, - ди Лениногорск балалар йорты директоры Раушан Мортазина.
31 гыйнварда 4 команда чемпион исеме өчен көрәште. Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүче кубогын Әлмәтнең «Шкид»командасы алды. Икенче урында – «Вихрь» (Лениногорск), бронзаны - «Лаеш» алды, ә 4 нче урын - Минзәлә командасында.
Уен тәмамлангач балалар Лениногорск балалар йортына кичке ашка бардылар, анда зур «хоккей» тортыннан авыз иттеләр..
"Татнефть"нең матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев