Лениногорск ДАИ начальнигы хезмәттәшләрен ведомство оешуга 90 ел тулу белән котлый
Бүген – 3 июльдә Дәүләт автомобиль инспекциясе көне билгеләп үтелә.
Лениногорск Дәүләт автоинспекциясе начальнигы, полиция майоры Елена Никитина хезмәттәшләренә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
"Хөрмәтле коллегалар! Барлык җитәкчелек һәм шәхсән үз исемнән иң ихлас һәм җылы котлауларны кабул итегез. Юлларыбызда тәртип урнаштыру, гражданнарның гомерен һәм сәламәтлеген саклау өчен сез көн саен хезмәткә чыгасыз. Сезнең эшегез югары профессионализм, чыдамлылык һәм яшен тизлеге белән җавап бирүне генә түгел, ә зур батырлыкны да таләп итә. Мин шундый бердәм һәм үз эшенә тугрылыклы коллектив белән җитәкчелек итү бәхете белән горурланам.
Бәйрәм көнендә сәламәтлек , эшегездә уңышлар, тыныч дежурстволар, имин юллар телим. Хокук бозулар статистикасы һәрвакыт нульдә булсын, ә ачылу күрсәткечләре иң югарыны күрсәтсен.
Белешмә.
1998 елда ДАИ дәүләт юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе (ЮХИДИ) итеп үзгәртелә. Россия Президенты Указы белән ведомствога тарихи кыскартылган атама бирелгән — „Госавтоинспекция“. 2024 елда “Госавтоинспекция” – Дәүләт автоинспекциясе” исеме рәсми рәвештә кире кайтарылды. 2026 елда Дәүләт автоинспекциясе хезмәте оешуга 90 ел тулуны билгеләп үтә.
фото: ДАИ Лениногорск
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең МАХ-каналга кушылыгыз: https://max.ru/join/FCC6jdLcKlakggSaD114n_EtmNar4gIlWnBZvw_t_SA
Нет комментариев