Лениногорск эчке эшләр бүлеге ветеранын котладылар
Гомер бәйрәме
Лениногорск районы буенча эчке эшләр бүлеге вәкилләре 35 ел өлкән участковый булып эшләгән отставкадагы ветеран – милиция майоры Хөсәенов Габделбарый Хәниф улын 80 яшьлек юбилее белән котларга бардылар. Җылы очрашу аның өендә узды.
Бүлек җитәкчелеге юбилярга Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк тапшырды. Өлкән участковый постында 35 ел булу участок пунктларында һәм район урамнарында башкарылган зур хезмәт дип ассызыклады ул.
Габделбарый Хәниф улы көр күңелле, бүген дә эчке эшләр бүлеге хәлләре белән кызыксынып тора.
Ветеранның аерым горурлыгы – аның һөнәрен дәвам иткән уллары. Хөсәенов Айдар бүген полициядә оператив частьнең өлкән оператив дежурный вазифасында подполковник дәрәҗәсендә хезмәт итә.
Икенче улы — Хөсәенов Илдар Эчке эшләр органнарында 23 ел эшләгән, полиция подполковнигы дәрәҗәсендә отставкага киткән, анда ул полиция башлыгының оператив эш буенча урынбасары вазыйфасын башкарган. Ике улы да әтиләренең традицияләрен намус белән дәвам итәләр.
Аралашып утырганнан соң очрашу ахырында бергәләп фотога төштеләр.
Фото: Лениногорск эчке эшләр бүлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев