Лениногорск эшмәкәре үсмер баланы бушка эшләткән
Лениногорскиның бер эшмәкәре, үзендә эшләгән үсмерне ял көннәрендә дә, эш сәгате төгәлләнгәч тә калып эшләргә мәҗбүр иткән.
Ә инде үсмер баланың хезмәтенә мохтаҗлыгы беткәч, бер тиен дә түләми генә чыгарып җибәргән.
Шәһәрдә үз предприятиесен тотучы шәхси эшмәкәр, балигъ булмаган яшьтәге үсмерне эшкә алган. Эшкә урнашканда кыз бала белән хезмәт килешүе төзеп тормаган, аның урынына, хезмәт күрсәтү турында кәгазьгә кул куйдыру белән генә чикләнгән.
Моннан тыш, балигъ булмаган яшьтәге кыз бала өчен кыскартылган эш көне дә билгеләнмәгән. Ә эштән чыгарганда, үсмернең ял һәм бәйрәм көннәрендә, эштән соң калып эшләгәне өчен генә түгел, хәтта тиешле хезмәт хакын да бирмәгән.
Әлеге хокук бозу очрагы турында Лениногорск прокуратурасына килеп ирешкәч, алар эшмәкәр һәм аның предприятиясе белән кызыксынып, тикшерү үткәргән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча судка мөрәҗәгать итеп, эшмәкәрдән балигъ булмаган балага әхлакый зыян компенсациясе, хезмәт хакы буенча бурычын түләтүне, үзендә эшләгән үсмернең хезмәт кенәгәсенә эшкә алу турында язма кертүне таләп иткән.
Суд прокуратураның дәгъва таләпләрен канәгатьләндерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев