Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск гаиләсе шахмат буенча турнирдан җиңеп кайтты

Әлмәт шәһәрендә шахмат буенча «Буыннар элемтәсе» республика турнирының икенче этабы үтте.

Турнир «Россия Пенсионерлар союзы» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге, Татарстан Республикасы спорт министрлыгы, «Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге балалар шахмат мәктәбе» белән берлектә уздырыла.

Турнирның 2 этабында биш муниципаль районның гаилә командалары катнашты: Әлмәт, Азнакай,Лениногорск, Сарман һәм Ютазы.

Беренче урынны безнең муниципаль район командасы - Пушкаревлар гаиләсе алды. Биредә бабалары -  Пушкарев Анатолий, әти кеше -  Пушкарев Максим һәм малайлары Пушкарев Егор катнашты. Әлеге  команда җитәкчесе –  «Россия Пенсионерлар союзы» Лениногорск бүлекчәсе рәисе  Фәридә Усманова.

Икенче урында Әлмәт районы гаилә командасы. Өченче урында – Азнакай  районы гаиләсе.

Безнең Лениногорск гаиләсен җиңү белән котлыйбыз.

 

фотолар: Ф. Усмановадан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев