Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск янгын күзәтчелеге балаларның шаяруыннан чыгарга мөмкин булган янгыннарны кисәтү чаралары турында искә төшерә

Янгыннан сак булыйк.

Күптән түгел   Бөгелмә районының күп фатирлы торак йортында янгын чыкты. Кызганыч, янгында – 2014 һәм 2012 елгы ике бала зыян күрде.

Кеше көнкүрешендә балачактан ук бик күп электр көнкүреш техникасы әйләнә, шуңа күрә балалар өчен янгын куркынычсызлыгы турыдан-туры электр приборлары белән бәйле. Балаларны челтәргә куелган электр приборларының үзендә куркыныч яшерүенә, дөрес кулланылмаса, көнкүреш техникасы еш кына янгынга сәбәп була башлавына әзерләргә кирәк.  Өйдә төзек электр приборлары гына кулланылсын, ә үткәргечләрнең изоляциясе зыян күрмәсен өчен игътибар белән тикшерегез. Моннан тыш, балаларны, бигрәк тә төнлә караучысыз калдырмагыз!

Лениногорск муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге балаларның шаяруыннан янгыннарны кисәтү чаралары турында хәбәр итә. Аларны истә калдырырга кирәк:

Шырпыларны балалар өчен мөмкин булмаган урыннарда саклыйлар;
Балаларга шырпы, кабызгычлар, тәмәке, пиротехника сатып алу тыела (бу, кагыйдә буларак, сәүдә челтәре хезмәткәрләренә карый);
Кечкенә балаларга электр җылыту приборларын, газ плитәләрен һ. б. кабызырга ярамый.

Кәгазь битенә барлык кирәкле ашыгыч ярдәм телефоннарын язып куегыз һәм күренеп торган урынга урнаштырыгыз, анда беренче  - «101» һәм «112»язылырга тиеш.

Янгыннарны һәм кешеләрнең үлемен профилактикалауның иң нәтиҗәле төрләренең берсе булып бинадагы төтенгә җавап бирә торган автоном янгын хәбәрчеләрен (АДПИ) урнаштыру тора.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев