Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск янгын күзәтчелеге бүлеге: янгын чыгу очраклары кешенең ваемсызлыгы аркасында килеп чыга

Еш кына янгын чыгу очрагын берничек тә кисәтеп булмый дигән фикерләрне ишетергә туры килә.

Әмма ут кабу күпчелек очракта кешенең янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә  ваемсызлыгы һәм игътибарсыз мөнәсәбәтеннән килеп туа.

Көнкүрештәге янгыннар иң беренче чиратта ут белән саксыз эш итү, шул исәптән урын өстендә тәмәке тарту, тәмәке төпчеген теләсә кая ташлап калдыру, электр җиһазларының төзек булмавы, мичләрне һәм көнкүреш электр җылыту приборларын эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозудан чыга. 

Янгын вакытында иң куркынычы – каушап калу,  паникага бирелү. Нәкъ менә шундый чакта ут һәм төтен баскан бинадан куркынычсыз урынга чыгу мөмкинлеге булган бик кирәкле минутлар әрәм була. Менә шуның өчен һәркем янгын чыкканда нәрсә эшләргә кирәклеген белергә тиеш.

 -  Янгын чыкканда бу хакта кичекмәстән 101 яки 112 телефоны буенча янгын күзәтчелегенә хәбәр итегез.
-  Янгын сүндерү бүлеге дежурныена нәрсә януын (фатир, чорма, подвал, индивидуаль торак йорт яисә башка) кыскача һәм төгәл итеп тасвирларга, мөмкин булганча ут капкан урынның мәйданы нинди булуын аңлатырга,  адресны атарга (торак пункт, урам исеме, йорт, фатир номеры); 
-  Кешеләргә, хайваннарга, шулай ук күрше биналарга һәм корылмаларга куркыныч яныймы-юкмы икәнен хәбәр итәргә кирәк.
-  Әгәр янгын бәласына юлыгучының янгын чыккан бинадан чыгу, телефоннан сөйләшү мөмкинлеге булмаса, тәрәзәне ачып кычкырырга, үтеп баручыларның игътибарын җәлеп итәргә кирәк. 

Янгын турында мөмкин кадәр күбрәк кешегә хәбәр итәргә тырышыгыз. Әгәр мөмкинлек бар икән, кешеләрне, хайваннарны, матди кыйммәтләрне коткару чараларын күрегез. Моны тиз һәм тыныч эшләргә кирәк. Беренче чиратта балаларны коткаралар, шул ук вакытта алар, куркып, еш кына карават астына, өстәл астына, шкафка һәм башка урыннарга  качалар. Янгын вакытында кешеләрнең күбесе уттан түгел, бәлки төтенгә буылудан һәлак була.

Нык төтенле бинада хәрәкәт иткәндә, стеналарга тотынып хәрәкәт итегез. Шулай ук тәрәзә һәм ишекләр урнашуы буенча ориентлашырга була. Төтен зонасы аша чыкканда юеш тукыма аша суларга тырышыгыз.

 Янгынны башлангыч стадиясендә үк сүндерә алмасагыз, янгын  сүндерүчеләрне чакырмыйча, янгынга каршы мөстәкыйль көрәшү катгый тыела. Янгын сүндерү техникасы килгәч, аны каршы алу һәм янгын урынын күрсәтү тиешле.

 Янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү – үз иминлегегезне тормышыгызны һәм якыннарыгызның гомерен саклап калуның нигезе ул! Янгынны сүндерүгә караганда кисәтү җиңелрәк.
 

Дамир Вилданов, Лениногорск муниципаль районы буенча янгын күзәтчелеге һәм профилактика бүлеге башлыгы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев