Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск янгын күзәтчелеге һәм профилактика хезмәте фатирларда тиз кабынучан сыеклыклар, янучан материаллар сакламаска куша

30 майда Лениногорск шәһәрендә фатирда чираттагы янгын чыкты.

Бәхеткә, һәлак булучылар һәм җәрәхәтләнүчеләр юк. Хәзерге вакытта булган хәлнең шартлары ачыклана.

 Лениногорск муниципаль районы буенча янгын күзәтчелеге эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге фатирда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен исегезгә төшерә. Фатир-ул төрле әйберләр, предметлар, электр җиһазлары тупланган урын. Шуңа күрә нәкъ менә монда иң куркыныч янгыннар күзәтелә, алар фатирда янгын чыгуга, гражданнарның гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырырга мөмкин. 

Торак йортларда, фатирларда янгыннар, кагыйдә буларак, ут белән саксыз, ваемсыз эш итү (тәмәке тарту, утның ачык чыганакларын куллану һ.б.), төзексезлек, шулай ук көнкүреш электр җылыту приборларыннан, электр җиһазларының фатир эчендәге системаларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә килеп чыга.

Фатирларда еш кына тиз кабынучан сыеклыклар, майлар, янучан материаллар саклана. Бу шулай ук янгыннарның таралуы булып тора. Янгын нәтиҗәләре-күңелсез, әмма аларны, янгынның үзе кебек үк, янгын куркынычсызлыгының элементар таләпләрен үтәп, булдырмаска мөмкин. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен РФ Административ хокук бозулар кодексы кысаларында җаваплылык каралган.

Янгын чыкканда:

- янгын турында күршеләрне кисәтергә;
- янгын турында «101», «112»телефоннары аша хәбәр итәргә;
-  җиңел кабынучан сыеклыкларны су белән сүндерү нәтиҗәле түгел. Иң яхшысы – янгын сүндергеч, кер юу порошогы, ә ул булмаганда юеш чүпрәк белән файдалану.;

- янгын вакытында һава агымын киметү өчен тәрәзә һәм ишекләрне ачудан тыелырга кирәк;

- әгәр фатирда төтен күп булса, һәм яну учакларын үз көчең белән бетерү мөмкин булмаса, ишекне ябып, кичекмәстән фатирдан чыгып китәргә кирәк. 

 

ТР ЛМР буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев