Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск янгын сүндерү инспекторлары янгынга каршы махсус режим башлануын хәбәр итә

17 нче апрельдән Татарстанда, шул исәптән Лениногорскида да янгынга каршы махсус режим эшли башлый.

Махсус режим  10 майга кадәр дәвам итәчәк.

Бу чорда район  территориясендә учак ягу, коры үлән һәм чүп яндыру тыела.

Янгынга каршы махсус режим вакытында үлән һәм чүп-чарны контрольсез яндыруны булдырмау  өчен, урманга якын урнашкан торак пунктлар, бакчачылык ширкәтләре һәм халыкның күпләп ял итү урыннары профилактик төркемнәр тарафыннан патрульләнәчәк.  Профилактика төркемнәре янгын сүндерү хезмәте, Эчке эшләр органнары, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләреннән торачак.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штрафның күләме  10 мең сумнан  20 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк .

Махсус янгынга каршы режим вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгән өчен административ штрафлар күләме 2 тапкыр арта. Мәсәлән, махсус режим чорында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган  гади гражданнар 10-20 мең сум күләмендә штрафка тартылса,  вазыйфаи затлар өчен  ул 30-60 мең сум  тәшкил итәчәк. 

Махсус режим вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәгән эшмәкәрләр өчен  штраф – 40 мең сум, юридик затлар өчен - 400-800 мең сумга кадәр җитәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев