Лениногорск җинаять-башкарма инспекциясе хезмәткәрләре - кеше язмышы сагында
12 мартта Россия Җинаять-башкарма системасы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.
Бу датаның тарихы күптәннән башланган: 147 ел элек, 1879 елның 12 мартында, император Александр II, җәзаларны үтәүнең бердәм дәүләт системасына нигез салып, баш төрмә идарәсен төзү турындагы Указга кул куя. Бүген бу структура – катлаулы һәм күпкырлы механизм, анда җәза тәрбия һәм шул ук вакытта ярдәм белән бәйле.
Бер ярым гасыр эчендә система бик зур юл үтә, законнар, эш методлары үзгәрсә дә, төп максат – җинаятьчене изоляцияләү генә түгел, ул бүтән беркайчан да ялгыш юлга әйләнеп кайтмасын өчен барысын да эшләү үзгәрешсез кала.
Бүген җинаять-башкарма системасы – ул колонияләр һәм СИЗО гына түгел. Турыдан-туры бездә эшләүче иң мөһим звено – җинаять-башкарма инспекцияләре (уголовно-исполнительные инспекции - УИИ). Инспекциянең хезмәткәрләре, аларны еш кына «погонсыз сакчылар» дип атыйлар, кеше яшәвен һәм эшләвен дәвам иткән урында контроль алып баралар.
Лениногорск районында бу вазифаны Россия УФСИН Татарстан буенча Лениногорск муниципальара филиалы башкара. Аның канаты астында Чирмешән районында урнашкан бүлекчә дә бар. Ел саен инспекция игътибарында – 300дән артык хөкем ителүче. Болар – суд җәмгыятьтән изоляция белән бәйле булмаган җәза билгеләгән кешеләр: шартлы хөкем ителгән, иреген чикләгәннәр, төзәтү һәм мәҗбүри эшләрдә булучылар, шулай ук өй арестында булган яки шартлы рәвештә алдан чыкканнар.
Инспектор эше – көндәлек авыр хезмәт. Яшәү урыны буенча тикшерүләр, суд йөкләгән бурычларның үтәлешен тикшереп тору. Бүген иң мөһим юнәлешләрнең берсе – зыян күрүчеләргә һәм дәүләткә китерелгән зыянны каплау. Һәм монда реаль нәтиҗәләр дә бар.
Мәсәлән, 2025 елда профилактик эш барышында инспекция хезмәткәрләре исәпкә алынучы гражданнарның берсен рәсми рәвештә эшкә урнашырга күндерә алган. Ир-ат төзәлү юлына баса, шулай ук Татарстан бюджеты каршындагы 350 мең сумлык матди зыянны да тулысынча каплаган.
2024 елның 1 гыйнварыннан Россиядә «Пробация турында» Федераль закон эшли башлады. Пробация – ул контроль генә түгел, ә авыр тормыш хәлендә калган хөкем ителгәннәргә адреслы ярдәм.
- Бүген безнең бурыч – кешегә сынмаска-сыгылмаска ярдәм итү, аңа нормаль тормышка мөмкинлек бирү, - дип сөйли Лениногорск муниципальара филиалының пробация төркеме өлкән инспекторы Альфред Насыйров. - Без югалган документларны торгызырга, медицина ярдәме алырга, эш табарга, кайчак көнкүреш мәсьәләләрен хәл итәргә булышабыз.
Һәм бу эшнең нәтиҗәләре дә бар. Соңгы ике елда гына да (2024-2026) инспекциягә төрле проблемалар белән очрашкан 66 кеше мөрәҗәгать иткән. Һәм бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмаган. Кемгәдер эшкә урнашырга, кемгәдер паспорт алырга, ә кемгәдер - яшәү урыны табарга яки азык-төлек ярдәме алырга ярдәм иткәннәр.
Күңелне тетрәндерә торган мисаллардан: 2025 елда инспекция хезмәткәрләре ике өлкән яшьтәге хөкем ителүчегә ярдәм күрсәткән. Берсенә азык-төлек белән ярдәм иткәннәр, ә икенчесе, якын кешесен югалтып, консультация генә түгел, ә гаилә әгъзасын җирләүне оештыруда реаль ярдәм алган.
- Без еш кына Җинаять кодексының һәр маддәсе артында үзенең кайгысы белән исән кеше торуы турында уйламыйбыз, - дип уртаклаша инспекторлар. - Әгәр дә без, ул кеше упкынга бөтенләй төшмәсен дип, ярдәм кулы суза алсак, димәк, безнең эшебез бушка түгел.
Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Лениногорск муниципальара филиалы коллективы котлаулар кабул итә. Алар законнарны белеп, сабырлык, кешелеклелек сыйфатлары белән кеше язмышларын яхшы якка үзгәртү теләген белән яши. Бәйрәм белән сезне!
фото: А. Насыйровтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев