Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск интернат-йортының социаль ярдәм алучылары шашка һәм шахмат буенча республика турнирында катнашып кайтты

Лениногорск интернат-йортының социаль ярдәм алучылары шашка һәм шахмат буенча Казанда үткән республика турнирында катнашып кайтты.

 

Оештыручылар булачак ярышлар турында алдан хәбәр иттеләр. Шуңа күрә турнирда катнашырга теләүчеләрнең әзерләнергә вакыты бар иде.

Лениногорскиның картлар һәм инвалидлар интернат-йортта бу ике айда үзенең  турнирын да уздырды.

Шахматчылар һәм шашкачылар үзара, хезмәткәрләр һәм хәтта директор белән дә көч сынаштылар..

Республика ярышларына иң яхшы  шахмат һәм шашкачы дип табылучы - Рәмзиk Лотфуллин һәм Фәрит Абдуллин барды. Ярышлар  биш турда узды, безнең уенчылар дүртенче турга кадәр барып җиттеләр. Җиңү яуламасалар да, иң  осталар унлыгына керделәр!

Сүз уңаеннан, безнең 82 яшьлек Рәмзил бабай - иң өлкән катнашучыларның берсе иде. Аннан өлкәнрәк тагын бер генә шахматчы бар иде.

Турнир танылган шахматчы, шахмат буенча халыкара мастер Рәшид Нәҗметдинов исемен йөртүче республика шахмат мәктәбендә узды.

Фото :  Исламия Галимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев