Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск “Исток-Башлангыч” комплекслы үзәгендә «Өлкән кешене тәрбиягә алучы гаилә» пилот проекты гамәлдә

Олы кеше өчен өй җылысы

Лениногорскида үзара ярдәмләшү традицияләрен ныгыту, социаль ялгызлыкны профилактикалау максатында, Лениногорск “Исток-Башлангыч” комплекслы үзәгендә «Өлкән кешене тәрбиягә алучы гаилә» пилот проектын гамәлгә кертелде.

Өлкәннәр һәм инвалидлар еш кына ярдәмгә мохтаҗ. Тәрбиягә алучы гаиләне Россия Федерациясенең хезмәт яшендәге хокукка сәләтле балигъ булган гражданнары оештыра ала. Тәрбиягә алган гаиләдә яшәүгә мохтаҗ затлар дип ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар һәм читтән даими ярдәм кирәк булган инвалидлар билгеләнә.  Ике як арасында килешү төзелә.

Лениногорск районында бүгенге көндә тәрбиягә алган бер гаилә бар.

Әгәр дә сезнең күңел җылысын уртаклашасыгыз килә икән, мөмкинлегегез бар икән, бу мәсьәлә буенча тулырак мәгълүматны Кутузов урамы, 20нче йортта урнашкан «Исток - Башлангыч» социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән белешергә була,

телефон: (885595) 5-16-14.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев