Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск кафесында законсыз спиртлы эчемлек сатылуы ачыкланган

Лениногорск эчке эшләр бүлеге шәһәрнең бер кафесында законсыз рәвештә спиртлы эчемлекләр сатылуын ачыклаган.

Шәхси эшмәкәрнең кафесыннан 12 литрдан артык, барлыгы 20 шешә аракы табып алынган.

Мондый гамәлләр РФ Административ хокук бозулар кодексын бозуга китерә. Әлеге маддәләр этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеш өлкәсендә дәүләт исәп-хисабын бозу,  этил спирты әйләнеше (ваклап сатудан тыш), алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүнең һәм аларның әйләнешенең законлылыгын раслаучы документлар, алкогольле һәм спиртлы азык-төлек продукциясен сату буенча юридик зат оештырмыйча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру өлкәсенә караган закон бозулар өчен җаваплылыкны искәртә.

Материал Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына тапшырылды. Планнан тыш документаль тикшерү үткәрелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев