Лениногорск картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Өлкәннәр көне узды
Лениногорск шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Өлкәннәр көне узды. Анда Мәдәният сараеның үзешчән сәнгать артистлары килгән иде.
Лениногорсиның танылган баянчысы Геннадий Садовниковның иҗат төркеме белән килеп, өлкәннәргә бик матур бәйрәм ясады.
Программада татар, рус, чуваш телләрендәге чыгышлар кертелгән иде. Өлкәннәр үзләре дә кушылып җырлады, хәтта дәртле көйләргә кушылып, биюгә чыгучылар да булды.
Фото һәм мәгълүмат Исламия Галимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев