Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск китапханәсендә балалар өчен Сабантуй узды

Безнең республикада иң матур бәйрәмнәрнең берсе булып Сабан туе санала. Сабан туе - татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул - хезмәт һәм дуслык бәйрәме.

Лениногорскиның Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәсе хезмәткәрләре мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен Сабантуй бәйрәме уздырды.

Әлеге бәйрәмдә кечкенә дуслар өчен төрледән-төрле уеннар оештырылды: “Капчык киеп йөгерү”, “Чүлмәк вату”, “Аркан тарту”, “Кашыкка йомырка салып йөгерү” һ.б. Балалар җитезлектә, өлгерлектә, зирәклектә ярыштылар. Һәркем үзенең осталыгын күрсәтте: кемдер җырлый, кемдер бии.

Сабан туе шулай шаулап-гөрләп үтте.

фотолар: https://vk.com/lenskcbs

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев