Лениногорск көрәшчеләре Бөтенроссия ярышларында өч медаль яулады
Лениногорскиның 3 нче спорт мәктәбе грек -рим көрәшчеләре Пермь краеның Чайковский шәһәрендә үткән ярышлардан өч медаль яулап кайттылар.
Чайковский шәһәрендә 2008-2012 елгы яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Чарада төрле төбәкләрдән, шул исәптән Пермь крае, Севастополь, Татарстан, Удмуртия Республикасы, Киров өлкәсе һәм Башкортстаннан спортчылар катнашты.
Шәһәребезнең 3 нче спорт мәктәбе грек-рим көрәше бүлеге спортчылары шактый зур күләмдә көрәшчеләр көч сынашкан бәйгедә югары нәтиҗәләргә ирештеләр. Аеруча финал ярышларында көндәшлек көчле булды. Әмма яшь якташларыбыз чын егетләрчә ихтыяр көче, спорт үҗәтлеге күрсәттеләр. Нәтиҗәдә, бер көмеш һәм ике бронза медаль Лениногорскига кайтты. Көмеш призга шәһәребезнең 4 нче мәктәбе укучысы Камил Гыйниятуллин ия булды.
Бронза медальләрне Лениногорск политехника колледжында укучы Илназ Сәлахов һәм 6 нчы мәктәп укучысы Александр Пикалёв яулап алды.
Бөтенроссия ярышлары призёрларының остазы – 3 нче спорт мәктәбе тренеры Владимир Майоров.
фото: 3нче спорт мәктәбеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев