Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск мәчетенең элеккеге хәзрәте Равил хәзрәт Шакиров бакыйлыкка күчте

Равил хәзрәт Шакиров Лениногорск мөселман оешмасын (мәчетен) 10 ел - 1996 елдан 2006 елга кадәр җитәкләгән.

Равил Фәрит улы Шакиров 1966 елның 13 маенда туган. 1984-1986 елларда армиядә хезмәт иткән.

Казан шәһәрендә имамнар әзерләү мәдрәсәсен, «Ислам белгече. Гарәп теле укытучысы-тәрҗемәчесе " юнәлеше буенча Казан югары мөселман мәдрәсәсен тәмамлый.

2006 елда «Дәүләт идарәсе структурасында конфессияара элемтәләр» юнәлеше буенча дәүләт хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институтын тәмамлый.

Равил хәзрәтне Лениногорск халкы  яхшы сүздән, төпле киңәш бирүдән баш тартмаган кеше буларак хәтерлиләр. Равил хәзрәт яңа  «Ихлас» мәчетен төзегәндә күп көч сарыф иткән. 

Равил Фәрит улы Шакиров 2025 елның 30 сентябрендә озакка сузылган каты авырудан вафат булды. Урыны оҗмахта булсын. 

 

фото: Шакировларның гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев