Лениногорск мәчетенең футбол командасы «Төнге лига» да беренче урынны яулап кайтты
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск мәчетенең футбол командасы «Төнге лига» да беренче урынны яулап кайтты

Бөгелмә шәһәрендә республика мәчетләре арасында Бөгелмә мөхтәсибәте кубогына мини-футбол буенча «Төнге лига» турниры узган.

Футбол ярышы "Гәүһәр" мәчете янындагы мәйданчыкта үткән. Лениногорск, Баулы, Бөгелмә, Урыссу һәм Карабаштан килгән 6 команда катнашкан. 6 команда 2 төркемгә бүленеп уйнады һәм дүрт команда плей-оффка чыккан.

Футбол ярышы нәтиҗәләре буенча беренче урынга Лениногорск шәһәре мөхтәсибәте командасы лаек булган. Икенче урында Бөгелмә шәһәре мөхтәсибәте, өченче урынга — Баулы районы мөхтәсибәте командасы чыккан.

Шәхси номинацияләрдә лениногорскилы Степан Таратынов "Иң яхшы капкачы" номинациясен алса, Бөгелмә шәһәреннән "Иң яхшы һөҗүмче" — Мансур Хөснетдинов, Баулы шәһәреннән Мөхәммәд Габзалилов "Иң яхшы яклаучы" номинациясенә ия булган. 

Җиңүчеләр кыйммәтле призлар һәм истәлекле бүләкләр алган.

Фото: Лениногорскның «Ихлас» мәчете


Нет комментариев