Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск Мәдәният сараенда «Әбиемнең күңел сандыгы» чарасы үткәрелде (+фотолар)

Лениногорскиның Мәдәният сараенда «Сүнмәс ялкын» ансамбле «Аулак өй» - «Әбиемнең күңел сандыгы» чарасын үткәрде.

Кичә Мәдәният сараеның фойесында узды. "Сүнмәс ялкын" ансамбле чыгышлары белән башлады.

Кичәгә алдан ук әзерләп куйган сандыкны ачып, аның эчендә булган әйберләрне килгән тамашачыларга күрсәтте. Анда, мәсәлән, матур бизәкләр белән чигелгән күлмәк, кулъяулык, читек, комзол һәм башка әйберләр бар иде. 

Шулай ук, фойеда аерым өстәлләргә чигелгән түбәтәйләр, сөлгеләр, пешерелгән тәм-томнар куелган. Кичә барышында халыкны тәмле коймактан та авыз иттерделәр. 

Бәйрәм чарасы популяр татар халык җырларын жырлау һәм аларны баянда уйнауга, биюләргә бай булды.

Рамия Гарифуллина, автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев