Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск Мәдәният сараенда «Җәлил укулары» әдәби бәйге узды (+фотолар)

Лениногорск Мәдәният сараеда шәһәр һәм район мәктәп укучылары катнашында «Җәлил укулары» сәнгатьле укучылар әдәби бәйгесе узды.

Бәйгедә катнашырга теләк белдереп 126 гариза кабул ителгән. Катнашучыларның яше 4 яшьтән 6 яшькә кадәр, 7 яшьтән 10 яшькә, 11 яшьтән 16 яшькә, 17 яшьтән өлкәнрәкләр иде. Алар «М.Җәлил татар телендә», «М. Җәлил рус телендә», «М.Җәлил төрле телләрдә» номинацияләренә ия булды. 

Кемнәр ничәнче урын алган, нинди номинациягә алган, түбәндәге word-документтан карый аласыз. 

Рамия Гарифуллина фотолары. 

«Җәлил укулары» — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Татарстан республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә оештырыла. 

Бәйге ел саен Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен һәм мәдәниятен үстерү һәм саклау, Муса Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыру максатыннан үткәрелә. 

Быел Лениногорскида ул 7 нче тапкыр үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев