Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск Мәдәният сараенда «Дуслык күпере» (»Радуга дружбы») фестивале үткәрелде (+фото һәм видео)

Лениногорск Мәдәният сараеда балалар бию коллективлары һәм шәһәр балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында 7 нче тапкыр «Дуслык күпере» («Радуга дружбы») фестивале үткәрелде.

Алар «Хореография», «Вокал соло», «Нәфис сүз» — өч номинация буенча ярышты. Фестивальдә русс, татар, чуваш, мордва, марий телләрендә җыр, шигырьләр сөйләнде, биюләр башкарылды. 

«Хореография» номинациясендә «Звездочка» бию төркеме — I нче, «Вдохновение» бию төркеме — II нче урынны яуладылар. 

«Вокал соло» номинациясендә «Калинка» русс халык җыры белән Арина Орехова I нче, «Эх, Зилем-зиләлә» татар халык җыры белән Эмилия Тазиева — II нче, 28 нче балалар бакчасының «Росинка» ансамбле белән 31 нче балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре Ралина Гарифуллина белән Мелания Заркаева — III нче урынны алдылар.

«Нәфис сүз» номинациясендә 14 нче балалар бакчасыннан Айваз Хәертдинов — I нче урын, шулай ук, 14 нче балалар бакчасыннан Илнур Нуретдинов белән Айлин Муллаева — II нче урын, 25 нче балалар бакчасыннан «Красные сапожки» шигыре белән Кира Лебедева, «Дети мира, за руки возьмитесь!» шигыре белән 20 нче балалар бакчасыннан Иван Зотов — III нче урынга ия булдылар. 

Шулай ук, Арина Сыркина, Александра Абрамова, София Кулигина, Иделия Вилданова, Ангелина Шадрина, Ульяна Радаева, Дина Якупова, Роман Сушков, Айлина Ганиева, Тимур Беляев, Алена Неруцких, Мирон Москвин, Даниэль Галимов, Раиль Гарипов һәм башка балалар чыгыш ясады. 

Барлык катнашучылар да Диплом һәм бүләк сертификатына ия булды.

Рамия Гарифуллина фотолары. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев