Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск Мәдәният сараенда «Галәмнәргә рәхмәт итеп җибәрелгән» дигән кичә үтте

Әлеге чара Мәүлид аена багышланды.

Мәүлид» дигән сүзне гарәп теленнән тәрҗемә итсәк, ул «туу» дигәнне аңлата. Ягъни  бу айда рәсүлебез (с.г.с) туган көн. Без шушы айны бик хөрмәт итәбез, чөнки бу дөньяга иң зур пәйгамбәр  килгән вакыт.

Иманыбызны баету, рухыбызны пакъләндерү нияте белән үткәрелгән бу чара Лениногорск мөхтәсибәте һәм Зәй-Каратай мөслимәләре ярдәме белән оештырылды.

Әле Мәүлид ае башлануга ук Зәй-Каратай авылында мөслимә ханымнар пәйгамбәрне искә алу нияте белән, беренчеләрдән булып, кирәкле һәм әһәмиятле чара уздырганнар иде, мөнәҗәтләр әйткәннәр, салаватлар яңгыратканнар.

Лениногорск мөхтәсибәте әлеге чараны зуррак аудиториядә уздырырга тәкъдим иткәч, алар бик теләп риза булып, шәһәр күләмендә уздыру теләге белән бүген  Мәдәният сараена килделәр, кичә үткәрделәр.

Чараны Зәй-Каратай авыл башлыгы Миләүшә Идиятова алып барды. Чара Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) турында видеоролик карау белән башланды. 

Залда утыручыларны Лениногорск шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Булат хәзрәт сәламләде. “Галимнәр Мөхәммәд (с.г.в) үз вакытында килеп, Аллаһы Тәгалә иңдергән белемне таратып, дөньяны үзгәртте, дигәннәр. Кешелек тарихы Пәйгамбәребез килгәнче һәм пәйгамбәребез килгәннән соң дигән ике өлешкә бүленде. Нинди генә фәнне алсак та, медицинамы ул, химия-биология булсынмы, яки алгебрамы – һәркайсының  башлангычында пәйгамбәребез хезмәте ята. Пәйгамбәребез дөньяның әшәкелеген үзенең тырышлыгы белән үзгәртеп, безгә шушы матур көннәрдә яшәргә нигез салды”, - дип сөйләп үтте Булат хәзрәт.

Чара барышында Зәй-Каратай мөслимәләре Мигъраҗ кичәсе турында сәхнәләштерелгән күренеш күрсәтте. Шулай ук мөнәҗәтләр әйтүчеләр чыгышы да булды. Мәдинә ханым Ситдикова пәйгамбәр турында үзе язган шигырен укыды. 

Соңыннан Лениногорск “Мөслимә” клубы җитәкчесе Ләйлә ханым әлеге чараны эчтәлекле итеп үткәрүләре өчен Зәй-Каратай мөслимәләре оешмасына, мөнәҗәт әйтүчеләргә рәхмәтен җиткерде һәм “Пәйгамбәребезне өйрәнегез, динебезне өйрәнегез. Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтик, шул чакта гына ике дөнья бәхетенә ирешербез”, - диде.

 

Розалия Мостафина фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев