Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск Мәдәният сараенда талантлы баянчы һәм башкаручы Геннадий Садовниковны юбилее белән котладылар (фотолар)

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәрен һәм чуваш милли-мәдәни үзәгенең танылган сәнгать эшлеклесе Геннадий Садовниковны юбилее белән котладылар.

Тәбрикләү сүзләрен шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк, мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлнара Зарипова, Мәдәният сарае директоры Флера Төхвәтова, "Лениногорскнефть" идарәсе вәкиле Миншакир Нуриев һәм башкалар җиткерде.

Шулай ук, Геннадий Садовниковны юбилее белән котларга Татарстан Республикасы Халыклары Ассамблеясы Советы башкарма комитет җитәкчесе Константин Яковлев та килгән иде. Ул аның Татарстанда яшәүче төрле милләт кешеләренең мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен саклауга керткән өлешен югары бәяләде. 

Аңа Татарстан Республикасы Халыклары ассамблеясы Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хатын тапшырды.   

Юбилей уңаеннан оештырылган бәйрәм концерты да бик күңелле үтте. Шәһәребезнең "Эрзянка", "Шура-хуран" җыр ансамбльләре һәм башкалар матур итеп җырлады. Бәйрәм җыр-моң, биюләр, котлаулар белән узды.

Айсылу Габбасова

Рамия Гарифуллина фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X