“Илаһи моң” мөнәҗәтләр әйтү конкурсына быел барлыгы 60тан артык башкаручы җыелды.
Мөнәҗәт Шәрык әдәбиятларында һәм фольклорында лирик жанр атамасы, дини эчтәлекле әсәр. Мөнәҗәтләр көй белән башкарылалар. Мөнәҗәтнең асылында ялгызлыкта үз-үзең белән сөйләшү, Аллаһ Тәгаләгә мөрәҗәгать итү, ялварып ярлыкауны сорау ята. Мөнәҗәт илаһи көчкә юнәлтелгән, әмма чынлыкта үз-үзең белән сөйләшүгә корылган монолог.
Өченче ел үткәрелүче конкурста катнашырга килүчеләр шактый иде.
“Халкыбыз бөтен шатлыгын, кайгысын, моң-зарын мөнәҗәтләргә салган бит. Катаншучыларыбызның елдан-ел артуы безне шатландыра. Быел районыбыз авылларыннан да күпләп катнашалар һәм күрше район вәкилләре дә бар”, - ди Мәдәният сараеның сәнгать җитәкчесе Гөлфия Зиатдинова.
Шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Булат хәзрәт Раупов әйтүенчә, мөнәҗәтне теләсә кем әйтә ала. “Мөнәҗәт әйтүдә яшь чикләүләре юк. Кешенең көе бар икән, мөнәҗәтнең текстын аңлый икән, рәхим ит. Тик хатын-кызлар ир-атлар каршында чыгыш ясарга тиеш түгел, ягъни залда ир-атлар булмаска тиеш”, - ди.
Чыгыш ясаучылар арасында авыллардан килүчеләр шактый: Кирлегәч, Сарабиккол, Зәй-Каратай, Шөгер, Сугышлы, Юлтимер, Урдалы, Яңа Иштирәктән бар иде.
Кирлегәчнең "Ихлас" төркеме мондый чарадан читтә калмый. Фольклор ансамбль икенче урын алды, Асия Мингалиева һәм Алсу Салимҗановалар 1нче урында, Мөгаллимә апа Шәвәлиева матур итеп башкарды.
Зәй-Каратайдан Рәисә апа Якупова мөнәҗәтләрне мәктәп елларыннан ук әйтә икән.
“Мөнәҗәтләр күңелемә рәхәтлек бирә, тынычландыра. Без – мөслимәләр Зәй-Каратай авылында да балалар белән мөнәҗәтләр әйтү кичәсе оештырганыбыз булды. Шулай ук мәчеттә узучы чараларда да актив катнашабыз”, - ди ул.
Катнашучыларга рәхмәт хатлары, Дипломнар, истәлекле бүләкләр бирелде.
фотолар: авыл мәдәният йортларыннан
Нет комментариев