Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида мошенниклар бирешергә уйламый да

Лениногорск Эчке эшләр бүлегенә шушы көннәрдә генә тагын өч кеше мөрәҗәгать итте.

Бу юлы 1964нче, 1966нчы, 1990нчы елгы хатын-кызлар мошенниклар «кармагына» эләккән. 

1964 елгы хатын-кызның телефонына чит номер шалтырата. Трубканың икенче ягында ягымлы тавышлы хатын-кыз сөйли башлый. Күрәмсең, 1966нчы елгы хатын-кызның счетында зур суммада акча булган. Инвестицияләүгә кызыгып, ягымлы кызның «тәмле» сөйләвенә ышанып, 830 мең сум акчасын да югалткан. 

1966 елгы хатын-кызны ничек алдаганнар дисез? Һаман шул бер схема инде. Куллана торган телефон сим-картасының срогы чыгу турында. Әлеге хатын-кызның телефонына  таныш түгел номердан шалтыратып, сим-картасының кулланылу срогы тула, килешүне озайтырга кирәклеге турында әйтеп, дәүләт хезмәтләре порталына керү өчен җибәрелгән кодны әйттереп, аның счетында булган 300 мең сум акчасын урлыйлар. 

1990 елгы хатын-кызны да шундый ук алым белән алдарга телиләр. Дәүләт хезмәтләре порталына керү өчен код белеп, анда керүне «блокировать» итәләр. 

1964 һәм 1966 елгы хатын-кызларның мөрәҗәгате белән «Мошенниклык» маддәсе буенча, 1990 елгы «Компьютер мәгълүматларына законсыз керү» маддәләре буенча җинаять эше кузгатыла.

Мәгълүмат Лениногорск Эчке эшләр бүлегенең Телеграм-каналыннан

Фото: 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев