Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск мөслимәләре белән журналист Әлфия Самат очрашты

Әлфия Самат - күп кенә китаплар авторы, журналист.

Аның китапларында Татарстан авыллары белән язмышын бәйләгән кешеләр турында, авыл җитәкчеләре, авыл фермерлары хакында язылган. Тумышы белән Актаныш районыннан.

Әлфия Самат һәм аның дусты Рузалия ханым "Ихлас" мәчетендә Лениногорск мөселман хатын-кызлары белән очраштылар. Тәҗрибә уртаклаштылар, проблемалар турында сөйләштеләр.

Әлфия Саматның килүенең төп максаты - Лениногорск абыйстайлары турында мәгълүмат туплау. Ул Татарстан абыстайлары турында китап чыгарырга җыена. Һәр районнан берәр абыстай китапка кертеләчәк икән. Лениногорск районыннан Кирлегәчтән Мәдинә апа Мокыймованы сайладылар.

Мәдинә апа олы Кирлегәчтә Ислам дине йолаларын үтәп яшәүче. Ул Коръән мәҗлесләрендә укый, мәет озатканда да аны чакыралар. Әлфия Самат аның белән очрашып, мәгълүмат туплады.

Чыганак: "Ислам в Лениногорске" телеграм-каналыннан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев