Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск мөхтәсибәте командасы Татарстан мәчетләре арасында узган мини-футбол турнирында катнашты

Бөгелмә шәһәрендә Татарстан Республикасы мәчетләре командалары арасында мини-футбол буенча республика турниры узды.

Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән Каһарманнар елына багышланган иде. Ярышлар Бөгелмә шәһәренең «Гәүһәр» мәчете территориясендә узды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Турнирда катнашу өчен, Казан, Яр Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Лениногорск, Әлмәт, Азнакай, Баулы, Яшел Үзән, Кукмара шәһәрләреннән, Татарстан Республикасының Чирмешән, Ютазы һәм Саба районнарыннан, Башкортстан Республикасының Нефтекама шәһәреннән 19 команда заявка бирде.

Мини-футбол буенча турнир билгеләнгән кагыйдәләргә туры китереп үткәрелде. Барлыгы 18 команда катнашты. Чирек финалга Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Казан, Лениногорск, Түбән Кама, Нефтекама һәм Кукмара командалары чыкты.

Ярышларның финалында иң көчле дүрт команда: Түбән Кама, Кукмара, Нефтекама, Бөгелмә призлы урыннар өчен көч сынашты. 

Түбән Кама шәһәре командасы – җиңүче булды.

 

фотолар: ДУМ РТ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев