Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск мөхтәсибәтендә узган республикакүләм мөселман яшьләре арасында чаңгы ярышы нәтиҗәләре билгеле

Чаңгы ярышларында барлыгы 11 районнан 5 вакыт намаз укучы мөселманнар көч сынашты.

 

Бүген спорткомплекс территориясендә мөселман яшьләре арасында чаңгы ярышлары узуын хәбәр иткән идек.

 Әлеге чара мөселманнар арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту, аларны үзара аралаштыру, сәламәт яшәү рәвешен ассызыклау ниятеннән үткәрелде., дип хәбәр итә Лениногорск мөхтәсибәте.

2 км га сузылган трассада беренчелекне Кукмара чаңгычылары яулады. Икенче урын Теләче һәм өченче урын Лаеш төркемнәренә бирелде.

Һәр ярышучының шәхси вакытын исәпләп Теләче, Кукмара, Лаеш егетләре беренчелекне яулады.

Лениногорск мөхтәсибәте хәбәр иткәнчә, оештыруда зур хезмәт керткән район җитәкчелегенә һәм аның командасына, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсенә, “Татнефть” спорткомплексы җитәкчелегенә  рәхмәт белдерәләр.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев