Лениногорск муниципаль районы башлыгы Марат Гирфанов Укытучылар көне белән котлый
5 октябрь - Укытучылар көне.
Лениногорск муниципаль районы башлыгы Марат Гирфанов мактаулы һөнәр ияләрен бәйрәмнәре белән котлый.
Кадерле укытучылар, хөрмәтле мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре, педагогик хезмәт ветераннары! Сезне ихлас күңелдән бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Укучыларыгызның уңышлары, әти-әниләрнең хөрмәте сезне яңа җиңүләргә рухландырсын, яшәү көче бирсен. Һәрчак гаиләләрегездә иминлек, күңелләрегездә тынычлык, йөзләрегездә бәхет чаткылары булсын. Бүген мәгариф системасы актив үсә, яңа технологияләр һәм методикалар кертелә, әмма педагогның балаларга белем бирү утын кабызу таланты үзгәрешсез кала. Сезнең һөнәри осталыгыгыз һәм үз һөнәрегезгә тугрылыгыгыз аркасында укучылар мөһим әхлакый ориентирлар да алалар, Россиянең лаеклы гражданнары булырга өйрәнәләр, - диелгән котлауда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев