Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск муниципаль районында Бердәм сайлау көнендә 56 сайлау участогы эшләячәк

Шушы елның 14 сентябрендә Лениногорск районында Татарстан Рәисен, районның вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау көне.

Лениногорск шәһәре территориаль сайлау комиссиясе рәисе Лилия Шаһиева әйтүенчә, Лениногорск районы территориясендә 54 сайлау участогы оештырылган, 24е –  шәһәрдә, 32е – районда.

Моннан тыш, ике вакытлыча сайлау участогы бар: шәһәрдә – үзәк район хастаханәсендә, районда – “Бәкер” шифаханәсендә.

Татарстан Рәисе сайлауларында дүрт кандидат теркәлгән: Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»);  Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе»);  Руслан Йосыпов (ЛДПР); Хафиз Миргалимов (КПРФ).

Җирле советка депутатларга кандидатлар теркәлгән, барлыгы – 414 кандидат (Лениногорск шәһәрендә – 42, районда – 372) 

Тавыш бирү 14 сентябрьдә, иртәнге 7.00дән кичке 20.00 сәгатькә кадәр барачак. 

Әгәр дә 14 сентябрьдә даими яшәү урыныгызда булмыйсыз икән,  3 сентябрьдән 10 сентябрьгә кадәр  участок сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.  

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең “кайнар линия” телефоны:  8 (843) 292-84-33 яки  8-800-200-00-20.

 

  • Лениногорск районында барлык сайлаучыларның саны – 58 798
  • Шәһәрдә – 44 493
  • Авыл җирлекләрендә – 14 305

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев