Лениногорск нефть техникумы студентлары туган мәктәпләрендә тәҗрибә һәм белемнәре белән уртаклашалар
Лениногорск нефть техникумы студентлары укучылар арасында һөнәри юнәлеш бирү эшен башкару өчен туган мәктәпләренә юл тоттылар.
Чара "Профессионалитет" федераль проектының "Яшьләр һәм балалар" илкүләм проекты кысаларында узды.
Студентлар Бөгелмә, Әлмәт, Баулы, Самара, Оренбург, Туймазы шәһәрләрендә мәктәпләрдә булдылар.
Студентлар техникумда укулары турында сөйләделәр, уңышлары һәм казанышлары белән уртаклаштылар, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр һәм булачак һөнәрне сайларга булыштылар.
Мондый очрашулар булачак абитуриентларга аңлы рәвештә сайлау ясарга һәм үз сәләтләрен табарга ярдәм итә дип ышанып кала студентлар.
«Яшьләр һәм балалар» илкүләм буенча төп бурычлар – яшьләргә социаль статус һәм һөнәри үсеш өчен шартлар тудыру, аларның гражданлык активлыгын арттыру, яшьләр арасында халыкара хезмәттәшлекне ныгыту, яшьләр өчен инфраструктура булдыру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев