Лениногорскилыны кулларын уйнаткан өчен хөкем иттеләр
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилыны кулларын уйнаткан өчен хөкем иттеләр

Күптән түгел Лениногорск районы суд буенча 4 нче суд участогы тарафыннан Лениногорскида яшәүчегә карата кыйнау буенча – РФ КоАП 6.1.1 маддәсе буенча административ хокук бозу турындагы эш каралды.

Эш материалларыннан күренгәнчә, 2026 елның май башында, төнлә, әлеге гражданин зыян күрүче белән шәхси дошманлык мөнәсәбәтләре нигезендә, куллары һәм аяклары белән 10 тапкыр суккан, типкән, шуның белән аңа тән җәрәхәтләре китергән. 
Суд утырышында әлеге гражданин административ хокук бозуда үзенең гаебен таныган.

Эш шартларын, җәлеп ителүче затның шәхесен исәпкә алып, суд әлеге ир-атны  административ җаваплылыкка тарткан, аңа 5 000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләгән.
Карар законлы көченә кермәгән һәм апелляция тәртибендә Лениногорск шәһәр судына шикаять бирелергә мөмкин.

 

 


Нет комментариев