Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск паркында тиеннәр яши. Аларны ничек тукландырырга?

Көз – паркларда ял итеп йөрү өчен менә дигән вакыт. Безнең һәрберебез көзге пейзажга сокланып йөргәндә, ягымлы йомшак мехлы җан ияләре – көннән-көн ризык табу кыенлык кичерүче тиеннәр турында да онытмый.

Алар балаларга да, өлкәннәргә дә бик рәхәт тәэсирләр бирәләр. Ләкин шуны аңларга кирәк: без ашаган барлык ризыклар да аларга туры килми. Аларны сыйларга бирелгән ризык мөмкин кадәр табигый рационга туры килергә тиеш.

Аларны ашату өчен, Сезгә тулысынча ачык учларгызны агач кәүсәсенә якын китерергә һәм җиңелчә чакылдау тавышы белән чакырырга кирәк. Азыкны күрүгә, тиеннәр үзләре үк кәүсә буйлап йөгереп төшәчәкләр һәм аны сезнең кулыгыздан алырлар.

Тиеннәрне кыздырылмаган орлыклар, чикләвекләр (әстерхан, кедр, фундук), кипкән җиләк-җимеш, яңа җиләк-җимеш һәм яшелчәләр, тозсыз сало белән сыйларга, бал сылаган печенье яки аз гына майлы ит фаршы һәм эремчек салырга була.

Барлык ризыкларның да тозсыз булуы, шикәр яки башка хуш исле һәм тәмләткеч өстәмәләр булмавы мөһим.

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/parklarda-tiennr-yomshak-an-iyalren-nichek-m-nrs-beln-tuklandyryrga

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X