Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск пенсионерларын компьютерда эшләргә өйрәтәчәкләр

Лениногорск шәһәре һәм районында яшәүче пенсионерларны компьютерда эшләргә өйрәтергә чакыралар.

Россия Социаль фонды Лениногорск бүлекчәсе 55 яшьтән алып 60 яшьтән өлкәнрәкләрне 2024-2025 уку елында укырга чакыра.

Алар компьютерны, гаджетларны, финанс грамотасы, сәламәт яшәү рәвеше нигезләрен, шулай ук, туган як тарихы программаларын өйрәнәчәк.

Укыту бушлай. Укырга теләүчеләр гаризаны Лениногорск шәһәре, Гагарин урамы, 51 нче йортта урнашкан Россия Социаль фонды Лениногорск бүлекчәсендә рәсмиләштерергә мөмкин. Шалтырату өчен телефон: 8 (5595) 5-05-45.

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев