Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск пенсионерларын конкурста катнашырга чакыралар

Лениногорск районының барлык пенсионерларын инде сигезенче тапкыр үткәрелә торган «Спасибо Интернету — 2022» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыралар.

 

Анда пенсия һәм пенсия алды яшендәге (50+) кулланучылар, шулай ук компьютер белеме курсларында укыган яки компьютерда һәм Интернетта мөстәкыйль белем алган пенсионер-инвалидлар катнаша ала.

Эшләрне кабул итү 16 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Конкурска нәтиҗәләрне 25 декабрьдән дә соңга калмыйча үткәрү планлаштырыла.

Өлкән буын кешеләре өчен дәүләт электрон хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген арттыру, Актив озын гомерлелеккә ярдәм итү, пенсионерларны эш белән тәэмин итүгә булышлык итү — конкурсның төп бурычлары.

Катнашу шартлары һәм үткәрү вакыты турында белергә була: https://azbukainterneta.ru/konkurs

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев