Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск прокуратурасы аңлата

Лениногорск шәһәре прокуроры ярдәмчесе Тимур Садыйков шәһәр халкына электр самокатларында йөрү кагыйдәләре буенча үзгәрешләр турында аңлатма бирде.

«Хәзер электр самокатлары, электроскейтборд, гироскутер, сегвейл, моноколеслар һәм аларның аналоглары аерым статус алды — индивидуаль мобильлек чаралары (урысча әйтсәк — СИМ)», — дип сөйләде ул. 

Нинди таләпләр куела: 

Беренчедән, электр самокатларында, электроскейтбордларда, гироскутерларда, сегвейларда, моноколесларда һ.б. индивидуаль мобильлек чараларында 25 км/сәг. тизлек белән хәрәкәт итәргә мөмкин булачак. Шул ук вакытта тротуарларда, велосипед һәм җәяүлеләр юлында хәрәкәт итәргә рөхсәт ителә торган электр транспортның массасы 35 килограммнан артык булмаска тиеш.

Икенчедән, индивидуаль мобильлек чараларының хәрәкәте өчен махсус юл билгеләре куела. 

Өченчедән, теләсә нинди массадагы электр самокатларында юлның уң як кырыеннан йөрергә рөхсәт ителә. Әмма бу 14 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә генә кагыла. Максималь тизлек 60 км/сәг. 

Дүртенчедән, СИМнарда тормоз системасына, ак һәм кызыл төстәге фаралар булырга тиеш. 

Бишенчедән, 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар тротуар, җәяүлеләр, велосипедчылар юлыннан, шулай ук 7 яшьтән кечерәк булган балалар бары тик ата-аналары, яисә әби-бабалары белән бергә йөрергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев