Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск прокуратурасы куркынычсызлык таләпләренә туры килми торган хезмәт күрсәтүдә шикләнелүче шәхси эшмәкәр эшен карый

Лениногорск прокуратурасы куркынычсызлык таләпләренә туры килми торган хезмәт күрсәтүдә шикләнелүче шәхси эшмәкәрне җинаять кылуда гаепләүне раслады.

Әлеге эш буенча тикшерү нәтиҗәсе күрсәткәнчә, моннан бераз вакыт элек 37 яшьлек Бөгелмәдә яшәүче хатын-кыз, Лениногорскиның Шашин проспектында балалар өчен уен-күңел ачу үзәге ачкан. 

Әмма бирегә балалар өчен куелган“коры бассейн” куркынычсызлык таләпләренә туры килмәгән. Бассейнның кырые 97 сантиметрдан да кимрәк булмаган бортлар белән әйләндереп алынырга, ә астына баланы бәрелү-имгәнүдән саклаучы җәймә-матрас җәелергә тиеш булган. Тикшерү күрсәтүенчә, бассейнның бортлары бөтенләй булмаган, ә җәймә-матрас куркынычсызлык таләпләренә туры килмәгән, ул шактый юка булган. 

Әлеге таләпләрне бозу 2024 елның 4 маенда фаҗига китереп чыгарган. Әнисе белән уен үзәгенә килгән 3 яше тулмаган бала бассейн кырыеннан идәнгә егылган. Егылу нәтиҗәсендә баланың  баш арты сөяге сынган һәм баш мие имгәнгән, аның сәламәтлегенә авыр зыян килгән.  

Эшмәкәр хатын-кыз  Россия Федерациясе  Җинаять Кодексы 238 маддәсенең 2 өлешендәге «б» һәм «в» пунктлары буенча гаепләнә. Җинаять Кодексының бу маддәсе куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәткән өчен җәза билгели. Гаепләнүче хатын-кыз үз гаебен танымаган. 

Җинаять эше Лениногорск шәһәр судына җибәрелгән. Бу эшнең нәтиҗәләренә соңрак әйләнеп кайтырбыз, барыбыз да баланың сәламәтләнүен телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев