Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районы авылларында яшәүчеләргә йорт каршысын боздан-кардан арындыру кирәклеген хәбәр иттеләр

Көньяктан килгән циклон йогынтысында һава торышында үзгәрешләр булды, бу атнада явым-төшем нормасы күбрәк.

Тик бу язгы ташуларны тудырмас, безгә куркыныч китерми, дип хәбәр итә 7нче зональ коткару-эзләү отряды начальнигы Салих Сахапов.

Аның әйтүенчә, әлегә көннәр төнлә минус 2, 3 градус, ә көндез плюс 2 – 3 градус торганда, барысы да үз җаена бара, гадәттән тыш хәлләр булмаска тиеш.  

Салих Сахапов сүзләренчә, Шушма елгасында боз катламы ачылу апрель уртасында көтелә. Контроль постлар Керкәле, Сугышлы, Иске Иштирәк һәм Сарабиккол торак пунктларында урнаштырылган.

“Узган сезонда безнең елгаларда су бөтенләй күтәрелмәде. Быел да зур су күтәрелүен көтмибез. Шәһәрдәге  елгалардан һәм сулыклардан тыш, бездә шулай ук Иске Писмән, Зәй-Каратай авылларында гидротехник корылмалар бар. Алардагы су, шулай ук күрше Бөгелмә районының Карабаш сулыгында  билгеле бер дәрәҗәгә кадәр төште, ситуация контрольдә тора”, - ди Салих Сахапов.

Районның җирле үзидарә органнары шулай ук сулыклардагы хәлләрне контрольдә тота. Алар авыл халкы арасында мәгълүмати эш алып баралар. Авыл җирлекләре башлыклары йорт каршындагы су агызу торбаларын (өйләргә һәм гаражларга керү юлларын) кардан һәм боздан чистартуны сорый. Әгәр кисәк кенә су күтәрелсә, бу хакта авыл советына яки авыл башлыгының үзенә хәбәр итәргә кирәк.

фото: Татар -информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев