Лениногорск районы Башкарма комитет җитәкчесе Марат Гирфанов 9 май бәйрәме белән котлый
Кадерле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары! Хөрмәтле Лениногорск районы халкы!
9 май – барлык буыннар өчен иң кадерле бәйрәм. Анда һәр гаиләнең һәм һәр кешенең тарихи бите бар. Без фашизмның юлын тоткарлаган, кешелек тарихында иң канкойгыч сугышта Ватан азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган Ватаныбыз уллары һәм кызлары батырлыгы алдында баш иябез.
Бүген Россия хәрбиләре безнең бабаларыбызның данлы героик юлын дәвам итәләр. Алар сафында хәрби бурычларын намус белән үтәүче якташларыбыз да бар. Аларның һәммәсенә махсус хәрби операцияне уңышлы төгәлләүләрен һәм туган якка, үзләренең гаиләләренә сәламәт һәм исән-имин килеш әйләнеп кайтуларын телибез!
Арабызда булмаганнарны, гомерен куркыныч астына куеп тынычлык һәм хаклык сагына басучыларны һәрвакыт истә тотачакбыз. Шундый уллар тәрбияләгән өчен ата-аналарына зур рәхмәт.
Күпме кайгы-хәсрәт кичергән җиребезгә бүтән беркайчан да сугыш афәте килмәсен иде. Сезнең һәркайсыгызга саулык, сәламәтлек, иминлек, гаиләләрегезгә бәхет, тынычлык телим. Бөек Җиңү бәйрәме белән!
Марат Гирфанов, Лениногорск районы Башкарма комитет җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев