Лениногорск районы башлыгы Марат Гирфанов Татарстан Конституциясе көне белән котлый
6 ноябрь - Татарстан Конституциясе көне
Хөрмәтле Лениногорск районы халкы, сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм !
Татарстан Конституциясе көне – тарихта чын мәгънәсендә дәүләтчелекне торгызуда әһәмиятле вакыйгага әверелгән иң истәлекле көннәрнең берсе.
Безнең Лениногорск районында төрле милләт һәм дин кешеләре яши. Безнең барыбызны да туган җиребезгә булган ярату, балаларыбызның киләчәге турында ихлас кайгырту берләштерә. Безнең уртак бурычыбыз – Татарстан һәм Россия халыкларының тырышлыгы белән барлыкка китерелгән тарихи байлыкны – белемнәрне, мәдәниятне, рухи кыйммәтләрне саклап калу һәм арттыру.
Хөрмәтле лениногорскилылар! Сезгә нык исәнлек, гаилә бәхете, тыныч, имин тормыш телим. Бәйрәм котлы булсын!
1992 елда Татарстанда беренче мәртәбә мөстәкыйль Конституция кабул ителде. Әлеге дата һәркем өчен бик зур әһәмияткә ия – мөһим документ беренче тапкыр Татарстан өчен махсус язылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев