10 ноябрь – Россия Федерациясенең эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре көне.
“Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре, хокук саклау органнары ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез уңаеннан кайнар котлыйм. Район халкының тынычлыгы, аларның үз куркынычсызлыгына ышанычы сездән тора.
Эчке эшләр органнары ветераннарына зур рәхмәт. Алар яшь хезмәткәрләрне тәрбияләүдә зур өлеш кертә, бай тәҗрибә тапшыра. Полиция алдында зур күләмле дәүләт бурычлары тора.
Сезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!” – диелә район башлыгы Марат Гирфанов котлавында.
Нет комментариев