Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика бүлеге электр җылыткычлары куллануның таләпләрен аңлатты

Хәзер җәй булуга карамастан, урамда сизелерлек салкынайды, яңгырлар ешайды, дымлылык артты.

Җәйге чорда җылыту системасы сүнгәнлектән, шәһәр халкы җылынырга теләп, өстәмә җылылык чыганакларын – электр җылыткычларын актив куллана башларга мөмкин. Практика күрсәткәнчә, нәкъ менә салкын көннәрдә көнкүреш электр җылыту приборларын эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу белән бәйле янгыннар ешрак була.

Йортларны һәм фатирларны җылыту өчен еш кына заводта эшләнмәгән җылыткычлар кулланалар, алар торакны саклау өчен генә түгел, ә кешеләр тормышы өчен дә җитди куркыныч тудыра.

Шул сәбәпле техноген янгыннар барлыкка килү куркынычы нык арта һәм  алар еш кына кеше гаебе белән була. Җылыту приборларының  дөрес эшләмәве, электр челтәренә чамадан тыш зур йөкләнеш һәм сыйфатсыз җылыткычлар куллану, торак йортларда һәм җитештерү объектларында янгыннар сәбәпчесе булып тора.

Гади янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белү, аларны үтәү, электр җылыткычларын саклык белән куллану, мондый янгыннардан сакларга мөмкинлек бирәчәк. 

Лениногорск муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге, электр җылыту приборларын эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә аеруча игътибарлы карарга киңәш итә.

Электр җылыткычларын кулланганда таләп ителгән  саклык чаралары гап-гади, аларны һәркем җиренә җиткереп үти ала. Мондый җылыткычларны сатып алгач та, аны куллану буенча инструкцияне җентекләп укырга, анда язылган таләпләрдән читкә тайпылмаска, төгәл үтәргә кирәк.

-Һәр җылыткычның үз эш срогы бар, ул уртача 10 ел, аны билгеләнгән вакыттан артык куллану - аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Озак кулланудан алар ватылган, кителгән, чыбыклары таушалган булырга мөмкин. 
-Электр үткәргечләрнең, розеткаларның, щитларның һәм җылыткычларның чыбыкларын, розеткаларын даими тикшереп торыгыз.

-Җылыткычларны вакытында ремонтлагыз, ватылган, деформацияләнгән өлешләрен алыштырыгыз;

-Өйдә ясалган яки «кулдан эшләнгән» электр җылыткычлары кулланмагыз, аларны махсус кибетләрдән сатып алыгыз;
 -Бер розеткага берьюлы берничә көчле энергия кулланучы прибор тоташтырмагыз, электр челтәрен артык йөкләнүдән сакланыгыз;
-Электр җылыткычларын керләр киптерү өчен кулланмагыз, аларның өстенә яки терәп аяк киемнәре куймагыз. 

-Мондый җылыткыч приборлар, гомумән ут-электрга бәйле нәрсәләр белән балаларга уйнарга рөхсәт итмәгез;

-Электр җылыткычын пәрдәләрдән яки җиһазлардан куркынычсыз аралыкта урнаштырыгыз;


Әлеге типтагы электр приборлары белән сак эш итү, нинди кагыйдәләрнең үтәлергә тиешлеген  белү өчен, аның инструкциясен игътибар белән укырга кирәк. Гадәттә яңа сатып алынган җылыткычның инструкциясенә аерым игътибар бирелми диярлек. 

Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәгез,  төтен чыгу яисә ут кабу очракларын күрсәгез, бу турыда кичекмәстән «101», яки «112» телефоннарыннан шалтыратып хәбәр итегез


Лениногорск муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика бүлеге

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев