Лениногорск районы мәктәпләре укучыларының эшләре коррупциягә каршы юнәлештәге республика конкурсында җиңүчеләр арасына керде
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районы мәктәпләре укучыларының эшләре коррупциягә каршы юнәлештәге республика конкурсында җиңүчеләр арасына керде

Казан Кремлендә коррупциягә каршы юнәлешле конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләделәр. Җиңүчеләр арасында Лениногорск районы мәктәпләре укучылары да бар, дип хәбәр итә Мәгариф идарәсе.

 

"Белеп тор һәм моңа юл куйма! конкурсының «Плакат» номинациясендә (5 - 9 сыйныф) - Ваһапова Лилия (13нче мәктәп) гран-прига лаек булды, III урынны 1 - 4нче сыйныфлар арасында  Ильин Илья алды ( 13нче  мәктәп).

«Илем киләчәге минем кулларда» дип исемләнгән иншалар конкурсында Иске Куак мәктәбе укучысы Раил Сәйфуллин Гран-при алды.

 


Нет комментариев