Лениногорск районы шәхси хуҗалыклары үсеше өчен субсидия зур роль уйный
Дәүләт ярдәме.
Шәхси хуҗалыкта мал асраучылар өчен хөкүмәт әз-мәз ярдәмен булса да биреп тора бит. Шәхси хуҗалыклар үсеше өен субсидияләр зур роль уйный. Субсидияләр авыл халкына чыгымнарны компенсацияләргә булыша, азык-төлек җитештерүне стимуллаштыра һәм авылларның икътисадый тотрыклылыгына ярдәм итә.
Лениногорск районында шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сыерлар асрауга беренче этап йомгаклары буенча республика бюджетыннан 970 мең сум субсидия алынган.
Күптән түгел маллар өчен субсидияләр алуга заявкалар алуның икенче этабы тәмамланды. Лениногорск районы 2млн 161 мең сумлык 343 гариза җибәргән. Авыл хуҗалыгы идарәсендә хәбәр итүләренчә, Куакбаш, Кирлегәч, Зәй-Каратай, Мөэмин-Каратай авыллары бу юнәлеш буенча актив эшләгән. Глазово һәм Иске Куак авыл җирлекләреннән гаризалар тапшырмаганнар.
Савым сыерлары, сарыклар, 1 яшьтән зуррак кәҗәләр, өч яшьтән зуррак бияләр асрауга чыгымнар өлешен каплауга субсидияләр каралган. Икенче этапта ана кәҗәләрне һәм 1 яшьтән зуррак кәҗә бәтиләрен асрауга 101 мең сумлык заявка кабул ителгән. 1 яшьтән зуррак сарыклар асрауга икенче этапка 349 мең сумлык заявка кабул ителгән.
3 яшьтән зуррак бияләр асрауга беренче этап йомгаклары буенча 235 мең сум субсидия алынган. Икенче этапка 130 мең сумлык заявкалар кабул ителгән. Зәй-Каратай, Түбән Чыршылы һәм Кармалка авыл җирлекләре бу юнәлештә бик яхшы эшләгән. Шул ук вакытта сигез авыл җирлегеннән бер генә заявка да бирелмәгән.
Беренче этапта симертү өчен 28 үгез алуга субсидияләр хупланган. Тиздән игълан ителәчәк икенче этапка 72 башка заявка әзерләнгән.
Хәзерге вакытта савым сыерлары асрауга – бер башка 6300 сум, сарык һәм кәҗә асрауга – 1000 сум; өч яшьтән зуррак булган бияләр асрауга бер башка 5 мең сум исәбеннән субсидия каралган. Шулай ук сөтчелек юнәлешендә мини-фермалар төзүгә: 8 сыердан башлап – 1 млн сум, 5 сыердан башлап 500 мең сум исәбеннән ярдәм бирелә.
Белешмә.
2020 елдан 2025 елга кадәр районда 9 шәхси ярдәмче хуҗалык сөтчелек юнәлешендә мини- фермалар төзү буенча субсидияләр алган. Гомуми суммасы 5,2 млн сум. Грантны үзләштерү срогы – 2027 елның марты.
2020 елдан 2025 елга кадәр гаилә фермалары программалары буенча 2 кеше 15 млн сумлык грант алган. Маллар белән тулыландыру тулысынча үтәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев