Лениногорск районы территориясендә 25 декабрьдән янгынга каршы махсус режим кертелә
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районы территориясендә 25 декабрьдән янгынга каршы махсус режим кертелә

Татарстан Республикасы территориясендә, шул исәптән Лениногорск районында да.

 Янгынга янгынга каршы режим киләсе елның 8 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак. 

Лениногорск районы буенча янгын күзәтчелеге бүлеге бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен берничә гади киңәшләрне үтәргә кирәк, дип хәбәр итә.

• Пиротехниканы өй эчендә кулланмагыз.

• Сертификатсыз пиротехника сатып алмагыз

• Балаларга пиротехник әйберләр бирмәгез

• Пиротехниканы бары урамда гына кулланырга кирәк, йортлардан 30 метр ераклыкта махсус мәйданчыкларда.

Лениногорск шәһәрендә пиротехника  өчен махсус бүлеп бирелгән мәйданчык - Тукай һәм Чайковский урамнары киселешендәге урында урнашкан.

Лениногорск районы буенча янгын күзәтчелеге бүлеге хәбәр иткәнчә, янгынга каршы режимны бозган очракта административ штраф салына. 

Гражданнарга - ун меңнән егерме мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга - утыз меңнән алтмыш мең сумга кадәр; юридик затларга - дүрт йөз мең сумнан сигез йөз мең сумга кадәр.

 

фото: "Татар-информ"


Нет комментариев