Лениногорск районы территориясендә янгынга каршы режим бозуларны ачыклау буенча рейдлар үткәрелә
2026 елның 25 апреленнән Татарстан, шул исәптән Лениногорск районы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде.
Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда:
учаклар ягу, каты көнкүреш калдыкларын, коры үлән һәм чүп-чарны яндыру;
янмый торган махсус савытларда (мангалларда, мичләрдә һ. б.) ризык әзерләү өчен ачык уттан файдалану,
гражданнар бакчачылык яисә яшелчәчелек алып барган территорияләрдә (алга таба – бакчачылык яисә яшелчәчелек ширкәте), урман янгыннары куркынычы янаган икътисад объектларында торак пунктларда азык-төлекне җылылык белән эшкәртү өчен башка җайланмалар;
торак пунктлар, балалар ялы һәм аларны савыктыру оешмалары, бакчачылык яисә яшелчәчелек ширкәтләре, икътисад объектлары, сәламәтләндерү оешмалары территорияләрендә, шулай ук урман-парк зоналарында, торф кишәрлекләрендә һәм урман массивлары белән чиктәш ачык территорияләрдә хәвефлелекнең 1-3 класслы пиротехника эшләнмәләрен куллану тыела.
РФ законнары нигезендә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен гражданнар административ җаваплылыкка тартыла.
Ут белән саксыз эш итү кире кайтарылмаслык нәтиҗәләргә китерергә мөмкин!
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез! Янгынны ачыклаганда, кичекмәстән бу хакта «101», яки «112»телефоннары буенча хәбәр итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев