Лениногорск районында 2025 елның төп вакыйгалары
Вакыйгаларны искә төшерәбез.
2025 елда Бөек Җиңүнең 80 еллыгын, Лениногорск шәһәренең 70 еллыгын, “Татнефть” компаниясенең 75 еллыгын һәм “Лениногорскнефть” идарәсенең 80 еллыгын билгеләп үттек.
Икътисад
Лениногорск районы үсештә булуын дәвам итә. Бу мөһим социаль-экономик күрсәткечләрнең һәрберсендә күренә. 2025 елда тулай территориаль продукт күләме 125 млрд. сумга якын булыр дип фаразлана, бу Татарстан районнары рейтингында 6 нчы урынны алырга мөмкинлек бирә. Район икътисады структурасында промышленностька – 64,6 %, авыл хуҗалыгына – 3,4 %, күпләп һәм ваклап сатуга – 6,8%, транспортлау – 5,8%, төзелеш – 1,8 %, башкалар– 20% туры килә. Үзләре җитештергән товарларны җибәрү күләме гыйнвардан октябрьгә кадәр 31 млрд. сум тәшкил итә. Бу күрсәткеч буенча Лениногорск районы республика буенча 15 нче урында тора. Биредә «Татнефть» компаниясе предприятиеләре, гомумән алганда, нефть һәм нефть сервисы тармаклары алдынгы урында тора. Предприятиеләрдә якынча 15 000 кеше эшли.
Бизнес
Шәһәр һәм район икътисадында кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләре (МСП) торган саен зуррак роль уйный. 1 980 субъект теркәлгән, шулардан урта предприятиеләр – 4, шәхси эшмәкәрләр – 1 500 тирәсе, юридик затлар- 481. Шәһәр һәм районда яшәүче 6 000 гә якын кеше үзмәшгуль булып санала. Эшсезлек соңгы елларда иң түбән дәрәҗәгә җитте – 0, 08 %. Мәшгульлек үзәгендә 44 эшсез исәптә тора, вакансияләр базасында - 320 эш тәкъдим ителгән.
Авыл хуҗалыгы
Лениногорск районы агропромышленность өлкәсендә 1 меңләп кеше эшли. Районның чәчүлек мәйданнары - 58361 гектар. Быел уракта җыеп алынган бөртеклеләр күләме 108132 тонна тәшкил итте. Уртача уңыш гектардан – 35,7 центнер (2024 – 25,4 ц). 18993 гектардан техник культуралар җыеп алынган. Уҗым культуралары 9124 гектар мәйданда чәчелгән.
Малларга җитәрлек күләмдә азык әзерләнгән: печән – 8137 тонна, сенаж – 28295 тонна, силос – 4724 тонна. Районда мөгезле эре терлек саны – 4476 баш, шул исәптән 1891 баш – сыерлар. Дуңгызлар саны - 9110 баш. 11 ай эчендә 12245 тонна сөт җитештерелгән, 5761 тонна – ит.
Узып баручы елда 112,4 млн. сумга 40 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынган.
Лениногорск кошчылык фабрикасында 170 мең баш күркә исәпләнә, 3364 тонна күркә ите җитештерелгән. Бүгенге көндә 33 кошчылык цехы эксплуатациягә әзер, калган 3 цехта барлык ремонт эшләре төгәлләнгән һәм су эчертү һәм ашату өчен җайланмалар белән тулыландыру эшләре алып барыла.
Төзекләндерү, ТКХ
Керкәле авылында башкарма комитетның яңа бинасы ачылды.
2025 елда Лениногорскида 20 күпфатирлы йорт ремонтланган. Шәһәр һәм районның торак фондында 515 күпфатирлы йорт исәпләнә. 2026 елга капиталь ремонт 22 күп фатирлы йортта планлаштырылган.
Лениногорскида су үткәргечен масштаблы реконструкцияләүгә керештеләр, бу 2026 елда дәвам итәчәк. Хәрби комиссариат бинасын ремонтладылар. Урман-парк зонасында чишмә төзекләндерелде. "Яшьлек" паркында яшелләндерү эшләрен төгәлләделәр.
фотолар: Сергей Трусов һәм ЛМР
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев